Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студент кыз Казанда "Үлемсез полк" оештыручыларны канун бозуда гаепли


Казанда "Үлемсез полк" чарасы
Казанда "Үлемсез полк" чарасы

Казан югары уку йортларының берсендә укучы Владислава Сухарева Татарстан башкаласында 9 май көнне узган "Үлемсез полк" чарасын оештыручыларны җавапка тартуны сорап Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

Студент кыз Владислава Сухарева Казанда “Үлемсез полк” йөрешен оештыручылар республиканың митинглар турында канунын бозган дип саный. Аның әйтүенчә, канун нигезендә митинглар, йөрешләр дәүләт оешмаларыннан 50 метр ераклыкта узарга тиеш. Билгеле булганча, 9 май көнне йөреш “Казан” милли-мәдәни үзәгеннән Пушкин, Карл Маркс, Лобачевский урамнары аша 1 май мәйданына кадәр дәвам итте.

“Чара рөхсәт ителмәскә тиеш иде, чөнки 12нче маддә нигезендә мондый йөрешләр һәм митинглар биналарга 50 метрдан да якында узмаска тиеш. Шуңа Русия баш прокуратурасына шикаять яздым. Ни өчен Русия прокуратурасына мөрәҗәгать иттем, чөнки Татарстан прокуроры үзе дә бу "Бессмертный полк" чарасында катнашты. Шуңа шикаятьне республика прокуратурасына бирүдән мәгънә юк.

Әлеге чарада Татарстан президенты, Казан мэры да катнашты. Мин бу акциягә үзем дә бардым. Кулыма бернинди язулар алмадым, чөнки җыелу урыннарында инде алдан әзерләнгән язулар тараталар иде. Кеше күп килгәнне күрсәтү максатыннан укучыларны, студетларны җәлеп иттеләр.

Мин аңлатма көтәм. Канунга күрә бер ай дигәндә җавап бирергә тиешләр. Әгәр инде җавап бирмәсәләр, хакимият үз гаебен таный дип уйларга була”, диде кайсы уку йортында укуын сер итеп саклаган Сухарева.

Шулай ук Казан үзәгендә кемгәдер пикет, йөрешләр уздырырга рөхсәт итүләрен, ә кайберләренә каршы төшүләрен хакимиятнең куркуы белән бәйледер дип саный.

“Мисал өчен, 1 майда КПРФ партиясенә генә йөреш рөхсәт ителде, ә башкаларга юк. Шулай ук кайбер иҗтимагый оешмаларга да пикет уздыру өчен шәһәр үзәгендә урын бирмиләр, Авиатөзелеш, Киров районнарына җибәрәләр. Белмим, хакимият нәрсәдән куркадыр.

Бәлкем хакимияткә теләктәшлек белдерүчеләргә мондый чараларга рөхсәт ителәдер, ә каршы булучыларга һаваны томаларга тырышалар. Имеш, Татарстанда барысы да яхшы дигән кыяфәт чыгармакчы булалардыр”, ди ул.

Чыннан да элегрәк Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Галишан Нуриәхмәт Казанда митинглар уздыруны сорап язган мөрәҗәгатьләр бернинди аңлатусыз кире кагылуын әйткән иде. Шул мәсьәләне тикшерүне сорап ул Татарстан Конституция мәхкәмәсенә дә шикаять итте.

20 елдан артык Ирек мәйданында узып килгән Хәтер көне дә соңгы елларда “Казан” милли-мәдәни үзәге янында үтә.

XS
SM
MD
LG