Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель Русиягә каршы чикләүләрне озайтырга җыена


Ангела Меркел
Ангела Меркел

Япониядә узучы G7 саммитында чыгыш ясап Германия Канцлеры Ангела Меркел Русиягә каршы чикләүләрне бетерергә әле иртәрәк дип белдерде.

Әлеге саммит башланыр алдыннан Европа Берлеге башлыгы Дональд Туск та шундый ук белдерү ясаган иде. Туск әйтүенчә, чикләүләрне озайту турында алдагы 2-3 атнада карар ителәчәк һәм Мәскәү Украинаның көнчыгышындагы низагны чишү турында Мински килешүләрен тулысынча үтәми торып чикләүләр бетерелмәскә тиеш.

Узган елның декабрь ахырында Брюссель Русиягә каршы чикләүләрне ярты елга озайтты һәм чикләүләрне алга табай озайту мәсьәләсе июнь ахырына кадәр хәл ителергә тиеш.

Апрель ахырында АКШ президенты Барак Обама Меркель белән очрашудан соң чикләүләрне бары тик низаг тулысынча җайга салынганнан соң гына бетерелергә тиеш дигән уртак фикердә булуларын белдерде.

Май уртасында Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Фредерика Могерини да чикләүләр озайтылыр дип көтүен әйтте. “Европа Берлеге җитәкчеләре чикләүләрне бетерүне Мински килешүләренең тулысынча үтәлүе белән бәйләде. Алапр әлегә үтәлмәде”, диде Могерини.

Соңгы вакытта Европа Берлеге илләрен Русиягә карата чикләүләрне бетерергә чакырулар ишетелә башлады. Апрель аенда Франция парламенты Русиянең нефть, саклану сәнәгатенә һәм банк тармагына карата чикләүләрне бетерергә чакыручы резолюция

XS
SM
MD
LG