Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия парламенты әрмәннәрне үтерүне геноцид дип таныган резолюция кабул итте


Бундестаг Госманлы чорында әрмәннәрне күпләп үтерүне геноцид гамәле дип таныды. Төркия протест белдереп үзенең Германиядәге илчесен чакыртып алды.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның кисәтүенә карамастан, Германия парламенты депутатлары Госманлы чорында әрмәннәрне күпләп үтерүне "геноцид" дип таныган резолюцияне хуплады. Эрдоган Германиянең бу гамәле "ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә начар йогынты ясаячак" дип белдергән иде. Парламент карарыннан соң Төркия үзенең Германиядәге илчесен чакыртып алды. Төркия әрмәннәрне үтерүне "геноцид" дип атауга каршы.

Тавыш бирү алдыннан Әрмәнстан президенты Серж Саргсян Bild басмасына әңгәмәдә "Төркия президенты сүзләренә игътибар итмәскә" кушты. Белгечләр парламентның бу карары канцлер Ангела Меркельнең сәяси киләчәгенә дә күләгә салды, дип саный. Качакларны Төркиягә җибәрү турында килешкән Меркель өчен Анкара белән мөнәсәбәтләрне бозмау яхшырак. Төркия качакларны үзенә алу хисабына Европага визасыз йөрү һәм Европа Берлегенә керү сөйләшүләрен тизәйтү таләпләрен куйды.

Тарихчылар һәм дөньяның 20ләп иле Беренче дөнья сугышы вакытында госманлы төрекләрнең миллион ярым әрмәнне сөргенгә куу һәм үтерүне геноцид дип саный. Төркия исә әрмәннәр госманлы хакимиятенең христианнарны юк итү сәясәте нәтиҗәсендә түгел, ә үзара сугышлар нәтиҗәсендә үлгән, дип кабатлый.

XS
SM
MD
LG