Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:36

Прага Сабантуе

Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды. Бәйрәм уеннары, ярышлар Казаннан килгән һәм Прагада яшәүче музыкантлар чыгышы белән үрелеп барды. Быелгы Сабантуйда яшьләрнең һәм балаларның күп булуы игътибар җәлеп итте. Азатлык Прага Сабантуеның кайбер мизгелләрен сурәтләүче фотогалерея тәкъдим итә.
күбрәк күрсәт

Прага Сабантуен Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулгалиев президент Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укып ачып җибәрде.
1

Илүсә Хуҗинаның күренүенә бу юлы да Прага татарлары аһ итте.
2

Чехия татарларын әсир иткән һәм яшьләрнең кичке аерым очрашуына өметләнгән кайбер татар кызларының тынычлыгын бозган гармунчы Айдар Вәлиев Сабантуй бетмәстән ашыгыч рәвештә Азәрбайҗанга, Баку сабантуена очарга мәҗбүр булды. Казаннан көтелмәгән телефон шылтыратуы аның белән бергә килгән Рөстәм Маликовның да Европа белән бер көн озаграк хозурлану мөмкинлеген чикләде.
3

Уеннар балаларның күзләрен бәйләп бүләк кисүеннән башланды...
4

...һәм йомыркалы кашык кабып йөгерү белән дәвам итте
5

Мул итеп әзерләнгән милли ризыклар шунда ук чын татар гадәтенчә бию белән яхшырак итеп урнаштырылды
6

Прагадагы татар балалары да Сабантуйда милли биюләрне өйрәнеп үсә
7

Чәй әзерләүчеләр самавырга су өлгертә алмаганда ярышларда катнашучылар суны көянтә-чиләк белән кызык өчен генә анда-монда йөгертә
8

9
Чүлмәк ватуда катнашырга теләүчеләр аеруча күп булды
10

Кырымтатар музыканты Сервер Абкеримов аккардионда уйнап кырымтатар кызларын Хайтарманы биетте
11

Капчык киеп узышуны балалар башлады
12

Капчык киеп узышуны балалар башлады

Прага Сабантуенда өлкәннәргә зуррак капчыклар бирелә
13

Чехиянең биш татар егетен...
14

Чехиянең биш татар егетен...

...Германиядән кунак булып килгән биш татар егете аркан тартышуга чакырды һәм җилләтеп кенә тартып алды
15

Күмәк фотога төшү өчен кунакларны җыю шактый озакка сузылды, әмма барыбер җыеп бетерә алмадылар
16

XS
SM
MD
LG