Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда шартлауда кимендә 11 кеше һәлак булган, 30дан артык яраланган


Истанбулда шартлау булган урын. 7 июнь 2016
Истанбулда шартлау булган урын. 7 июнь 2016

Истанбулда полиция машинасы барган юлда машина шартлатылган.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә полиция машинасы барган юлда шартлау булган. Соңгы мәгълүматларга күрә, 11 кеше һәлак булган, аларның җидесе полиция хезмәткәре, 36 кеше яраланган дип белдерелә.

Истанбулда полиция автобусы шартлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00

Шартлау иртәнге якта, халык эшкә барганда шәһәр университеты тирәсендә була. Бу тирәдә шулай ук туристлар яратып йөри торган Зур базар да бар.

Әлегә бу шартлау өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады. Моңа кадәр Төркиядә булган шартлауларны радикал "Ислам дәүләте" төркемнәре һәм көрд кораллы сугышчылары оештырган дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG