Русия хөкүмәте илдә тыелган мәгълүмат булган сайтлар өчен җаваплылыкны провайдерларга йөкләгән канун өлгесен хуплады. Әлеге документ хөкүмәт парталына куелган һәм ул Дәүләт думасына җибәрелде.
Канун өлгесен 2015 елның октябрендә Русия Элемтә министрлыгы әзерләгән һәм анда тыелган сайтларны япмаучы провайдерларны һәм шулай ук тыелганнар исемлегеннән алынган ресурсларны ачмаучы опертарларны100 мең сумга кадәр штрафка тарту турында да язылган.