Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вконтакте кулланучылары яңа дизайнга каршы чыга


Азатлык радиосының Вконтакте сайтындагы төркеме
Азатлык радиосының Вконтакте сайтындагы төркеме

Вконтакте социаль челтәре кулланучылары яңа дизайнга көчләп күчерүгә каршы чыга. Күп кенә аккаунт ияләре сайтның иске дизайнын да куллану мөмкинлеген сакларга чакыра, аны уңайлырак дип саный.

9 июнь көнне Русиядә иң популяр булган Вконтакте социаль челтәре кулланучыларына мәҗбүри рәвештә яңа дизайн кертә башлады. 1 апрель көнне үк тәкъдим ителгән яңача сәхифә бизәлеше очраклы рәвештә сайланган кулланучыларның 10%-ында алыштырылды.

Шул ук вакытта, дизайнны үзләре алыштырган кулланучыларда иске сәхифәгә кайту мөмкинлеге сакланган иде. Мәҗбүри дизайны алышынган кулланучылар инде искечә сәхифәгә кайта алмый.

Мәҗбүри күчүгә шактый кулланучы каршы чыкты. Төрле аккаунтларда протест һәм искечә дизайнны куллану мөмкинлеген сакларга чакырулар басыла. Аеруча кулланучыларга яңа дизайнның Facebook, Twitter һәм Telegram челтәрләренә охшаш булуы ошамый.

Вконтакте сәхифәсенең яңа бизәлешен ошатмаган бер кулланучы хәтта Change.org сайтында петиция булдырган. Анда ул иске дизайнны куллану мөмкинлеген кайтарырга, кулланучыларга сайлау мөмкинлеген бирергә чакыра. Язма язылу вакытына петицияне 12 меңнән артык кеше имзалаган.

Вконтакте - Русиядә иң популяр социаль челтәр һәм сайт. 2015 елда аның көнлек аудиториясе 64,5 миллион кеше тәшкил иткән. Сәхифәне оештыручы Павел Дуров сайт акционерлары белән низагтан соң аннан читләшә һәм әлегә иң имин саналган Telegram хәбәр хезмәтен оештыра. Хәзерге вакытта Вконтакте ширкәте Mail.Ru Group-ка керә. 2014 елда социаль челтәрнең акча әйләнеше 4,3 млрд сум тәшкил иткән.

Азатлык радиосының да Вконтакте челтәрендә төркеме эшли.

XS
SM
MD
LG