Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тотылган машинаны кулдан сату тыелырга мөмкин


Тотылган машиналар
Тотылган машиналар

Тотылган машинаны сатыр алдыннан дилер үзәкләрдә сатуга әзерләү таләбе дә кертелергә мөмкин.

"Русия автомобиль дилерлары" ассоциациясе вәкилләре белдерүенчә, хакимият физик затларга тотылган машиналарны сатуны тыярга мөмкин. Бу хакта Коммерсант яза.

Ассоциация җитәкчесе Владимир Моженов сүзләренчә, кулдан йөрелгән машина сатуны тыю гына түгел, ә сатыр алдыннан дилер үзәкләрдә сатуга әзерләү таләбе дә кертелергә мөмкин.

Бу тәкъдим Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юлланган. Моженов тәкъдимне хуплый һәм сатып алучыларның машинаның имин булуына ышанычлары артачак, ди.

Әлеге яңалык салым белән дәүләт бюджетына күбрәк акча китерә башлаячак, 3 трлн сумга кадәр, дип яза Коммерсант.

XS
SM
MD
LG