Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билгесез кешеләр “Казан банкы”ннан 14 млн сум урлаган


Эчке эшләр министрлыгы "Казан банкы"ндагы 14 млн сумның ялган акчаларга алыштырылганлыгын белдерде

Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы сүзчесе әйтүенчә, урланган акчалар урынына ялган акчалар калдырып киткәннәр. “Банкка инкассаторлар алып килгән акчаның бер өлеше урынына “кызыклар банкы”ннан ялган акчалар гына табылды” ди министрлык вәкиле.

Бу хәлгә бәйле рәвештә җинаять эше ачылган һәм хәзер иминлек хезмәткәрләре бу эшне җентекләп тикшерүгә керешкән.

1990 елда оешкан “Казан банкы” Татарстан башкаласындагы иң күптәнге банкларның берсе санала.

XS
SM
MD
LG