Accessibility links

АКШ Дәүләт секретаре ярдәмчесе Виктория Нуланд Киевка һәм Мәскәүгә килә


Виктория Нуланд
Виктория Нуланд

АКШ Дәүләт секретаре ярдәмчесе Виктория Нуландның Киевка һәм Мәскәүгә сәфәрендә Мински килешүен үтәү мәсьәләләре дә каралачак дип хәбәр ителә.

АКШ Дәүләт секретаренең Европа һәм Евразиядәге эшләрдә ярдәмчесе Виктория Нуланд Украина рәсмиләре белән очрашу өчен Киевка килә. Ике ил арасындагы мәсьәләләр һәм шул исәптән Мински килешүе үтәлеше дә тикшереләчәк.

Нуланд Киевтан соң Мәскәүгә китәчәк. Русия рәсмиләре белән Украина Көнчыгышындагы вазгыять, Мински килешүләрен тормышка ашыруда өч яклы контакт төркем һәм "Нормандия төркеме"нә теләктәшлек өчен башкарыласы эшләр турында сөйләшүләр узачак, дип хәбәр ителә.

АКШның Русиядәге илчесе Джон Тефф элгәре, Донбасстагы вазгыятьне җайга салу өчен, Мински килешүен үтәүдә АКШның "Нормандия форматы" тырышлыгын хуплавын белдергән иде.

Тефф сүзләренчә, АКШ президенты Барак Обама Нуландка "сөйләшүләр процессына йогынты ясарга һәм Мински килешүләре үтәлә башласын өчен булдыра алганның барсын да эшләргә" кушкан.

ТАСС хәбәр итүенчә, Русия президенты киңәшчесе Владислав Сурков 23 июнь Виктория Нуланд белән очраша.

XS
SM
MD
LG