Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Шәмәрдән юлында 8 кеше һәлак булды


Һәлакәт урыны
Һәлакәт урыны

Татарстанның Теләче районында микроавтобус белән машина бәрелеше нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булды. Аларның икесе - балалар.

Полиция хәбәренә караганда, хастаханәгә 4 кеше озатылган. Һәлакәткә эләгүчеләрнең сигезе вафат, аларның икесе - балалар, 2002 һәм 2009 елда туганнар.

Һәлакәт Казан-Шәмәрдән юлында булган. Citroen микроавтобусы каршы килүче юлга чыккан, шунда ул Hyundai җиңел машинасы белән бәрелгән.

Моңа кадәр алты кеше һәлак, җидесе хастаханәгә озатылуы хакында хәбәр ителгән иде. Ике кеше ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Саба үзәк район хастаханәсендә операция ясалган бала да вафат булган. Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяләгән иде. Операциядән соң бала Казанга озатылырга тиеш булган. Һәлакәттә зыян күргән 2 өлкән кеше һәм 14 яшьлек кыз хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсендә. Тагын 1 кеше - Саба район хастаханәсендә.

XS
SM
MD
LG