Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх Кирилл Казанга киләчәген раслады


Моңа кадәр Урыс православ чиркәве патриархының Татарстанга килгәне булмады.

Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Казанга килергә җыенуын раслады. Бу хакта дини семинариянең беренче проректоры Евфимий хәбәр итте, дип яза inkazan.ru.

21 июль көнне Казан Изге ана иконасы чиркәвенә нигез ташын салу планлаштырыла. Православ риваятькә караганда икона 1579 елның 21 июлендә табылган, имеш. Патриарх әлеге чарада катнашачагын раслаган. Моңа кадәр әле Урыс православ чиркәве патриархы Татарстанга килергә җөрьәт итмәгән иде.

Күптән түгел Кирилл Башкортстанда да булып китте. Ике көнлек сәфәр вакытында ул республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашырга, республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов муенына тәре тагарга да өлгерде.

XS
SM
MD
LG