Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бангладешта тотыклар азат ителде


Сугышчылар һөҗүме нәтиҗәсендә кафеда 20 тотык үлгән.

Бангладеш башкаласы Даһада сугышчыларның кешеләрне тотык итеп алу нәтиҗәсендә кафеда 20 кеше һәлак булды.

Хәрбиләр мәгълүматларына күрә, күпләр ниндидер очлы корал белән үтерелгән. Һөҗүм итүчеләр кафега җомга кич бәреп керде.

Шимбә көнне азат ителгән 13 тотык арасында өчесе чит ил кешесе иде. Барлыгы алты сугышчы үтерелде.

Полиция коткару чарасы төгәлләнде дип белдерә, әмма кайбер һөҗүм итүчеләр качып өлгергән булырга мөмкин.

Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" төркеме һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

XS
SM
MD
LG