Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция исландларны тар-мар итеп ярымфиналга узды


Исландия такымының яшь җанатары
Исландия такымының яшь җанатары

Франциядә уза торган Европа футбол беренчелегенең соңгы чирек финал уенында Франция такымы Исландияне 5:2 исәбе белән тар-мар итте. Тамашачылар мәхәббәтен яулаган исландлар беренчелектән төшеп калды.

Якшәмбе кич Париж шәһәренең "Стад Де Франс" стадионында узган Европа футбол беренчелегенең соңгы чирек финал уенында Франция ышанычлы җиңү яулады. Уенның уникенче минутта ук исәпне ачып җибәреп, беренче таймда французлар 4 гол кертте. Икенче таймда исландлар капкасына бер гол керде, исландлар да ике туп кертә алды.

Франция такымыннан тупларны Поль Погба, Димитри Пайет, Оливье Жиру, Антуан Гризманн кертте. Исландия ягынан тупларны Колбейнн Сигторссон һәм Биркир Бьярнасон кертә алды.

Әлеге беренчелек вакытында Исландия такымы шактый танылып, күпсанлы тамашачыларның мәхәббәтен яулады. "Исланд могҗизасы" һәм "әкияте" дип аталган бу күренеш көчле әзерлеге булмаган исландларның чирек финалга кадәр үтүе белән бәйле. Исландиядә такым уеннарын бөтен халык диярлек карады, ил халкының 9%-ы беренчелеккә килеп, аның өчен җан атты. Уеннар үткән шәһәрләрдә хәтта Исландия байрагы һәм киемен табып та булмый, аларны барысын да күпсанлы җанатарлар сатып алган.

Исландия уенчысы Биркир Бьярнасон һөҗүм ясый
Исландия уенчысы Биркир Бьярнасон һөҗүм ясый

Шулай итеп, 7 июль көнне узачак ярымфиналда Франция Германия такымы белән ярышачак. Аңа кадәр, 6 июльдә узачак беренче ярымфиналда исә Португалия һәм Уэлс такымнары очрашачак. Киләсе якшәмбе, 10 июльдә ярымфиналларда җиңгән такымнар финалда ярышачак.

XS
SM
MD
LG