Accessibility links

Кайнар хәбәр

ГМО кешегә зыян китерәме?


Июнь азагында Русия Дәүләт Думасы ГМО җитештерүне тыйган канун кабул итте. Фән кешеләре бу мәсьәлә нигезендә төрле карашта, кайберәүләр ГМОны зыянлы дисә, башкалары моны уйдырма дип атый.

Шактый тавыш куптарган "Яровая кануны" белән бергә Дәүләт Думасында кабул ителгән кайбер кануннар җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калды. Алар арасында ГМОны тыю кануны да бар. Бу мәгълүмат чараларында бәхәсләр тудырды. Кешеләрнең көндәлек тормышына, ашау рәвешенә турыдан туры тәэсир ясаган бу канун тулысы белән Русиядә ГМО ашамлыкларын җитештерүне тыя. Халыкка аның файдасы күбрәкме, әллә зыянымы? ГМО кеше сәламәтлегенә чыннан да куркыныч тудырамы? Азатлык бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.

Нәрсә ул ГМО?

Genetically modified organism дип аталган ашамлыклар "геннар дәрәҗәсендә үзгәртелгән организмнар" дигәнне аңлата. Геннар инженериясе тармагы казанышлары ярдәмендә галимнәр үсемлекләр, хайваннар, микроорганизмнар геннарын үзгәртүгә ирешә. Бу процесс ярдәмендә җитештерүне арттыру, хайван һәм үсемлекләр авыруларын басу, ризыкларның сыйфатын, тышкы кыяфәтен матурлатуга ирешеп була.

Инглиз телендә ГМОның асылын аңлаткан видеоязма:

Җәмгыятьтә бу төр ашамлыкларга караш төрлечә. Шулай да күпчелек кеше тарафыннан ул негатив кабул ителә. Социологик сораштырулар нигезендә халыкның күпчелеге (мәсәлән, Европада бу сан 95 процент тирәсендә) ГМОның кеше сәламәтлегенә җитди зыян салырга мөмкинлеген саный. Җитештерүчеләр кешеләрнең ГМОны бүки урынына күрүен оста файдалана, урынсыз да, кирәксә дә, кирәкмәсә дә ризык тышлыгына "ГМОсыз" дип мөһер суга.

107 Нобель лауреаты

"Биотехнологияләрне эшкә җигү планетаның фәкыйрь халкына җитди рәвештә ярдәм итәргә тиеш"

Greenpeace оешмасының ГМОдан баш тарту өндәмәсеннән соң аларга җавап итеп 107 Нобель бүләге иясе ачык хат язды. Алар фикеренчә, хисләр һәм стереотипларга нигезләнеп, фикер йөртергә ярамый. Бары тик фәнни дәлилләр генә нигезле була ала. Фәнни яктан исә алар ГМОның зыянлы булмаганын исбатлый ала дип белдерә.

"Без Greenpeace һәм аларның тарафдарларыннан бу мәсьәләгә карашны төптән үзгәртүне, абруйлы фәнни һәм идарә итү оешмаларының дәлилләрен кабул итүне, ГМОга каршы кампанияне туктатуны таләп итәбез. Биотехнологияләр ярдәмендә азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы сыйфатын яхшырткан фермерчылар мисалына игътибар итәргә кирәк", диелә хатта.

Шулай ук Нобель ияләре аңлатуынча, биотехнологияләрне эшкә җигү планетаның фәкыйрь халкына җитди рәвештә ярдәм итәргә тиеш, бу процесска каршы чыгу – бөтен кешелеккә каршы җинаять.

Ике дөге төре: табигый һәм ГМОлы "алтын дөге"
Ике дөге төре: табигый һәм ГМОлы "алтын дөге"

"Уйдырмаларны юкка чыгарырга кирәк"

Михаил Гельфанд белән Александр Панчин – мәгълүмат чараларында ГМОны яклаучы иң актив Русия галимнәре. Алар кайбер уйдырма "миф"ларны юкка чыгарырга кирәк дип саный.

"ГМО табигый булмагач, ул зыянлы"

Александр Панчин​ сүзләренчә, бу фикерләү – зур хата. "Агулы гөмбә – табигый продукт, тик аны беркем ашамый. Яки чәчәк авыруы (оспа) да – табигый патоген. Шул ук вакытта аның вакцинасы – ясалма, уйлап чыгарылган. Натураль, органик ашамлыкларда да инфекцияле авырулар була, алардан меңнәрчә кеше үлә. Шул ук вакытта ясалма чыгарылган "алтын дөге" А витамынына бай. Бу – кайбер илләрдә кешеләргә җитмәгән витамин, ул меңнәрчә кеше гомерен коткара", ди галим.

"ГМО аллергия, яман шеш кебек авыруларны тудыра"

Михаил Гельфанд​ моны да уйдырма дип атый: "Кешенең ГМОлы ризыкка аллергиясе булырга мөмкин дигән тезис – мәгънәсез. Кешенең табигый генга аллергиясе бар икән, ул ясалма геннарга да күчә. Ә бары тик ГМОлы ризыкка гына аллергия туа алмый.

ГМОның яман шеш таралуына китергәне – мәгънәсез ялган. Аны астыртын фикерле кешеләр тарата. Моны дәлилләгән бернинди фәнни исбатлаулар юк, һәм, киресенчә, моны инкяр иткән күзәтүләр һәм фәнни тәҗрибәләр бар. ГМОны куллану яман шешкә китерми", дип саный МДУ профессоры.

"ГМОны токсиннар белән "ашаталар"

"ГМОлы һәм ГМОсыз үсемлекләр кырларында һербицидлар (чүп үләннәрен бетергән химик матдәләр) бертигез дәрәҗәдә кулланыла, бу – фәнни статистика. Пестицидлар исә ГМОлы кырларда 40% азрак кулланыла", ди Михаил Гельфанд.

"ГМО –​ ачлык һәм караңгылыкка юл"

Шул ук вакытта ГМОга каршы чыккан оешмалар һәм фән кешеләре дә кала. Әйтик, Русиянең "LavkaLavka" дип аталган эре фермерчылар оешмасы яңа кабул ителгән канунны хуплады. "ГМО – халыкара коллапс, ачлык һәм караңгылыкка юл" дип белдерде алар.

Компетентлык җитмәүдә гаепне исә әлеге оешма "махсус оештырылган мәгълүмати һөҗүм", ә яңа канунга каршы чыгучыларны хәтта халыкара ширкәтләргә эшләүчеләр дип атады. Әлбәттә, мондый караш җәмгыятьтә бәхәсләрне дәвам иттерә генә.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез ГМОны зыянлы дип саныйсызмы? Фикерләрегезне безнең форумда калдырыгыз.
XS
SM
MD
LG