Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Истанбулда шартлау өчен Төньяк Кавказдан чыгучыларны гаепләде


Төркия президенты Эрдоган Анкараның Эсенбога һава аланында мәчет ачылышында
Төркия президенты Эрдоган Анкараның Эсенбога һава аланында мәчет ачылышында

Гает намазыннан соң журналистлар белән очрашкан Төркия президенты Истанбул һава аланында шартлауларда гаепле булганнарны атады.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Истанбул һава аланында террор гамәлләренә "Төньяк Кавказдан күршеләребезнең катнашы бар" дип белдерде. Бу сүзләрне ул Истанбулда Гает намазыннан чыккач журналистларга әйтте. Моннан тыш президент террор һөҗүменнән соң 30 кешенең кулга алынганын, алар арасында Дагыстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан ватандашлары булуын өстәде.

Узган атнада Hurriyet басмасы Истанбул Ататөрек һава аланында 45 кешенең гомерен өзгән интихар һөҗүменә чыгышы белән Русиядән булган чечен кешесе Осман Вадиновның катнашы турында язып чыкты.

Эрдоган һава аланында һөҗүмне "Ислам дәүләте" сугышчан төркем оештырганын раслады.

28 июнь кичендә Истанбул һава аланында өч шартлау булды, 45 кеше һәлак булды, 150ләп кеше яраланды. Өч интихарчы китү терминалында юлчыларга ут ачты, соңыннан һава аланының төрле почмакларында үзләрен шартлатты.

XS
SM
MD
LG