Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Германияне җиңеп финалга чыкты


Уен узган Велодром стадионы (Марсель шәһәре)
Уен узган Велодром стадионы (Марсель шәһәре)

Европа футбол беренчелегенең икенче ярымфиналында Франция 2:0 исәбе белән Германияне җиңеп финалга чыкты. Шулай итеп финалда Франция-Португалия ярышы узачак.

7 июль кичендә 2016 елның Европа футбол беренчелегенең икенче ярымфинал уены узды. Франция Германияне 2:0 исәбе белән җиңеп финалга чыкты. Финалда ул Португалия белән көч сынашачак.

Уен тигез барды, алманнар да, французлар да туп белән якынча бертигез хакимлек итте. Беренче таймның соңгы мизгелләрендә Швайнштайгер хатасы аркасында пенальти билгеләнде һәм Антуан Гризманн Германия капкасына туп кертә алды.

Икенче таймда да голны Гризманн кертте (72нче минут). Җавап итеп алманнар Франция капкасына күпсанлы һөҗүм оештырды, тик туп кертү өчен аларга бераз төгәллек җитмәде. Француз капкачысы Уго Льорис та яхшы уен күрсәтте.

Франция уенчысы Гризманнның алманнар капкасына беренче гол кертү мизгеле
Франция уенчысы Гризманнның алманнар капкасына беренче гол кертү мизгеле

2014 елгы дөнья футбол беренчелеген җиңгән Германия такымы ярыштан төшеп кала һәм өенә кайта. Төркем уеннарында ул 2 җиңү яулап, Польша белән 0-0 исәбе белән уйнаган иде. Словакия белән уенда ышанычлы җиңү яуланса (3:0), чирек финалда Италияне бары тик пенальти ярдәмендә җиңеп булды.

6 июль көнне Португалия такымы Уэлсны 2:0 исәбе белән җиңгән иде. Шулай итеп финалда Франция Португалия белән ярышачак. Финал уены 10 июль көнне узачак.

XS
SM
MD
LG