Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Равил Гайнетдин АКШ илчесе Джон Тефт белән очрашты


Ураза гаетенең өченче көнендә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Русия мөселманнары башлыгы Равил Гайнетдин АКШның Русиядәге илчесе Джон Тефтны кабул итте.

Ураза гаетенең өченче көнендә Русия мөселманнары башлыгы Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетендә АКШ илчесе Джон Тефт белән очрашты. Очрашуда шулай ук АКШ илчелегенең сәяси киңәшчесе Энтони Годфри, мөфтинең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, мөфтиятнең халыкара бүлеге башлыгы Илдар Галиев һәм тагын берничә кеше катнашты, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөфти һәм илче Ураза гаете уңаеннан тәбрикләрен җиткерде. Тефт Гайнетдингә АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри котлауларын тапшырды. АКШның Русиядәге илчелеге быел да ифтар уздырды. Анда катнашкан һәм рәхмәтен белдергән мөфти Равил Гайнетдин, бу чараны сәяси дипломатия генә түгел, рухи һәм халык дипломатиясенең илләр һәм халыклар арасында диалог коруның бер мисалы дип атады.

Очрашуда катнашучылар катлаулы сәяси мәсьәләләр бары тик халыкара килешүләр нигезендә, барлык тарафларның да мәнфәгатьләрен истә тотып чишелергә тиеш дигән бердәм фикергә килде. Кунакларга яңа басылып чыккан китаплар, шул санда "Кырым мәчетләренең тарихи рәсемнәре" исемле җыентык тапшырылды. Хуҗалар АКШ илчесенең тормыш иптәшенә күчтәнәчләр төреп биргәннәр.

XS
SM
MD
LG