Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа футбол беренчелегендә бәрелешләрдә катнашкан “Рубин”ның ике хезмәткәре эшеннән азат ителде


Марсельдәге бәрелешләр
Марсельдәге бәрелешләр

"Рубин" җитәкчелеге клубның принципларын бозган ике хезмәткәр белән хезмәттәшлек дәвам итә алмый дип белдерә.

Казанның «Рубин» футбол такымының җанатарлар белән эшләү белгечләре Дмитрий Хрисанов һәм аның хезмәткәре Азамат Садыйков Марсель стадионында узган Европа футбол беренчелегендә Англия-Русия уеныннан соң туган бәрелешләрдә катнашканы өчен эштән азат ителде. Бу хакта РБК яза.

“Безгә элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында барлыкка килән бөтен мәгълүматны тикшерү өчен вакыт кирәк иде. Без Европа беренчелеге вакытында бәрелешләрдә катнашучылар арасында “Рубин” җанатарлары да булуына тирән борчылдык. Шуңа Азамат Садыйков һәм Дмитрий Хрисанов белән “Рубин”ның киләчәк хезмәттәшлеге мөмкин түгел дип саныйбыз”, ди Казан клубы җитәкчесе Илгиз Фәхриев.

Франциянең Марсель шәһәрендә Европа футбол беренчелегендә Англия һәм Русия җыелма такымнары арасында узачак уен алдыннан ике илнең футбол җанатарлары арасында өч көн дәвам иткән бәрелешләрдә 30дан артык кеше хастаханәгә салынды.

Җанатарлар арасындагы бәрелешләр 1:1 исәбе белән тәмамланган уеннан соң стадионда да дәвам итте. Русия җанатарлары инглизләр бүлегенә үтеп керергә маташты.

XS
SM
MD
LG