Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциянең Ницца шәһәрендәге һөҗүмдә 80нән артык кеше һәлак булды


Ницадагы террор һөҗүмендә 80нән артык кеше һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:39 0:00

14 июль кичендә Франциянең дәүләт бәйрәме көнендә көньяктагы Ниццада террор һөҗүме булды. Йөк машинасы кешеләр төркеменә килеп кереп аларны таптады. Эчке эшләр министрлыгы 80нән артык кеше һәлак булды дип белдерде.

Франциянең көньягындагы Ницца (Nice) шәһәрендә 14 июль кичендә Инглиз яры променадасына Бастилия көнен бәйрәм итәргә чыккан халык төркеменә зур йөк машинасы килеп керде һәм атышлар башланды. Дистәләрчә кеше һәлак булды, үлгәннәрнең саны арта, йөздән артык кеше яраланды.

Йөк машинасы халыкны 2 чакрым буена таптап барды. Аны шуннан соң гына туктатып булды. Йөк машинасы йөртүчесен полиция атып үтерде.

Башта 30-50 корбан турында хәбәр ителсә, соңрак бу сан 84-кә җитте.

Le Figaro газеты хәбәр иткәнчә, Франция полициясе йөк машинасында ату кораллары һәм шартлаткычлар тапкан. Газетның чыганагы, бу яхшы әзерләнгән терактка ошап тора дип белдергән.

Кешеләрне таптап үтергән йөк машинасы
Кешеләрне таптап үтергән йөк машинасы

Матбугатта таралган мәгълүматларга караганда, йөк машинасы йөртүчесе 31 яшьлек Тунистан чыгышлы җирле кеше булган. Элек ул хулиганлык һәм вак урлаулар белән органнар күзәтүенә эләккән иде, тик Франция иминлек хезмәтләренә таныш булмаган.

Франция президенты Франсуа Олланд ашыгыч рәвештә Парижга кайтты һәм эчке эшләр министрлыгының кризис штабына килде. Илнең премьер-министры Манюэль Вальс Ниццага юл тотты.

Интернетта #PrayForNice хэштегы тарала. Төрле оешмалар шәһәрнең кайгысын уртаклаша, ярдәм тәкъдим итә. Ницца такси йөртүчеләре кешеләрне бушлай өйләренә кайтара.

Nice Matin хезмәткәре һөҗүм турында боларны сөйләде: "Бәйрәм рухы иде, балалар суга ташлар ыргыта иде, яр буенда кеше күп булды. Башкалар кебек үк, мин дә салют карарга килгән идем. Инде китәргә дип мопедымны эзләгәндә, тавыш һәм кычкырулар ишетелде. Шуннан соң ак йөк машинасы миннән берничә метр ераклыкта зур тизлек белән узды.

Кеше гәүдәләре кегль сыман төрле якка очты. Беркайчан да мин онытмаячак кычкырулар яңгырады: "Йөгер моннан!", "Коткарыгыз!", "Улым кайда? Минем улым кайда?" Яр буенда ял иткән кешеләр ярдәмгә йөгерде, яралыларга су бирде, мәетләрне сөлгеләр белән каплады".

Урта диңгездә урнашкан Ниццаның Инглиз яры һава алыныннан алып 6,5 чакрымга сузылган, халыкның иң яратып ял иткән урыннарның берсе.

14 июль Франция Француз инкыйлабы вакытында Бастилия ныгытмасын алу көнен дәүләт бәйрәме буларак билгели. Әле кичә генә былтыр ноябрьдә Парижда булган һөҗүмнәрдән соң Франциядә террор куркынычы кимеде дип игълан ителгән иде.

XS
SM
MD
LG