Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Тышкы эшләр министрлыгы Төркиядән гадәттән тыш хәлне кире кагуны таләп итте


Франк-Вальтер Штайнмайер
Франк-Вальтер Штайнмайер

Германия Тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер фетнәдә гаепле дип шикләнелгәннәргә карата кеше хокукларын сакларга чакыра.

Германия Тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер Төркияне кичекмичә илгә кертелгән гадәттән тыш хәлне кире кагарга чакырды. Министр гадәттән тыш хәлнең вакыты озын булуга борчылу белдерә.

Штайнмайер Төркия хакимиятләрен кануннарның иң өстен булу принципларына таянып эш итәргә һәм фетнәдә гаепләнүчеләргә карата кеше хокукларын сакларга чакыра.

Чәршәмбе кичендә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 16 июльгә каршы төндә булган хәрби фетнә омтылышын оештырган "террор оешмасын" тулысынча юкка чыгару максатыннан дип белдерелеп өч айлык гадәттән тыш хәл игълан итте.

16 июль Төркиядә хәрби түнтәрелеш омтылышы булды. Бу хәлгә катнашы бар дип шикләнелгән 6 меңгә якын кеше тоткарланды. Алар арасында югары дәрәҗәдәге хәрбиләр, түрәләр һәм хөкемдарлар да бар. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында да фетнә тарафдарлары булуда шикләнелгәннәрне эшләреннән алалар. Төркия уку йортларының 1500гә якын деканы эшеннән азат ителде. Хосусый мәктәпләрдәге 20 меңнән артык укытучының лицензиясе алынды.

XS
SM
MD
LG