Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция премьер-министры: Имамнарны Франциянең үзендә әзерләргә


Франция премьер-министры Мануэль Вальс
Франция премьер-министры Мануэль Вальс

Франция премьер-министры Мануэль Вальс җиһадчылар һөҗүменнән соң илдәге мәчетләрнең читтән финанслануын туктатып торырга тәкъдим итә.

Франция премьер-министры Мануэль Вальс Le Monde газетына әңгәмәдә ислам дине белән яңа мөнәсбәтләр кору кирәклеген әйтә. Аерым алганда, имамнар Франциянең үзендә әзерләнергә, мәчетләрне читтән финанслануны туктатып торырга, дип белдерә ул.

Вальс 26 июль Нормандия чиркәвенә булган һөҗүмдә полициянең дә хилафлыгы бар дип әйтә. Чиркәүгә һөҗүмдә дин әһеле үтерелгән иде. Һөҗүм итүче бу җинаять булганчы, мәхкәмәгә кадәр электрон каеш белән сак астыннан чыгарылган, мәхкәмә 19 яшьлек Адел Кермишны террорчылыкта хөкемгә тартырга тиеш булган.

Һөҗүм итүчеләрнең икенчесе – 19 яшьлек Франция ватандашы Адел-Мәлик Набил Петижан дип белдерелә. "Ислам дәүләте" сугышчан оешма мәгълүмат агентлыгы тараткан видеода ул мөселманнарны Францияне таркатырга чакыра.

Хөкүмәт башлыгы Вальс һәм Эчке эшләр министры Бернар Казнев өч зур террор гамәлен: 2015 ел Парижда, быел гыйнвар Парижда һәм июль Ниццада булдырмый кала алмауда тәнкыйтьләнде.

XS
SM
MD
LG