Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы

4-7 август Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Бөтендөнья татар яшьләре форумына Төркиядән килгән делегатлар 6 август көнне Төркиянең Казандагы консуллыгында булып киттеләр.

Error rendering VK.

Печән базары чараларында якынча инде җиде меңләп кеше катнашты, дип белдерде Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа сайланган рәисе Тәбриз Яруллин.

Печән базарында сатыла торган курчаклар
Печән базарында сатыла торган курчаклар

Кабан күле буенда сату-алыш, Печән базары кыза бара. Һавасы бик эссе, якынча 35 градус эссе. Халык сусый, су артыннан зур чират хасил булды. Печән базарында Камал театры артистлары да күпләп чыккан. Люция Хәмит белән Миләүшә Шәйхетдинова күн эшләнмәләреннән акча янчыгын озак сайлады. Китап сатучылар да күп, әмма аларны сатып алучылар гына күренми. Балалар өчен аерым мәйданчыкта курчак тамашасы күрсәтелә. Тарихчы Нияз Халит белән архитектор Айвар Саттар Иске татар бистәсе буйлап экскурсия оештыра.

Форумның соңгы көне. Иртәнге сәгать алтыда делегатлар Болгарга юл тотты. Берничә сәгать дәвамында алар музей-тыюлык белән танышачак. Шуннан соң, Казанга кайтып, "Печән базары" фестивалендә катнашырлар дип көтелә. Сүз уңаеннан, "Печән базары"на казанлылар да катнаша ала, ул көндезге бердән кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.

Форумчылар Арчада бәйрәм итте

Форумчылар Арчада бәйрәм итте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

Татар яшьләре форумының өченче көне азагында делегатлар Арчада булды. Үзәк стадионда алар өчен бәйрәм, Сабантуй ярышлары, концерт оештырылды. Азатлыкка Башкортстаннан килгән егет-кызлар хис кичерешләре белән уртаклашып, мәктәптә өйрәнелгән Тукайның Арча якларында булуларына шатлануларын әйттеләр.

Путинлы Талип: "Мин патриот, Путин татарларга каршы түгел"

Путинлы Талип: "Мин патриот, Путин татарларга каршы түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

Форумның беренче көненнән Мамадыштан килгән 18 яшьлек Талип Миңнегалиев путинлы футболкасы белән игътибарны җәлеп итте. Азатлык хәбәрчесе Талип һәм Руслан белән якыннан танышты. Ни өчен Русия президенты төшкән футболка киюе, нинди татар газетлары укулары белән кызыксындык.

Форумда катнашучы кумык, нугайлар: "Федераль үзәк, түрәләр үз телебездә яшәүгә кыенлык тудыра"

Кумык, ногайлар: "Федераль үзәк, түрәләр үз телебездә яшәүгә кыенлык тудыра"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

Татар яшьләре форумында катнашучы кумык егете Арслан һәм нугай егете Рәхим Азатлыкка туган телләренең хәле турында фикерләрен белдерде. “Без телебезне беләбез, гаиләдә, урамда яшьләр туган телдә сөйләшә, әмма белем алу, дәүләт имтиханнары русча, федераль үзәк телебезгә каршылык тудыра”, ди алар.

Форум яшьләрен сыйлау, аларга ризык әзерләү эшен Арчаның "Быт сервис" ширкәте башкарган. Мең ярым кеше өчен 7 казанда пылау пешерелгән.​

дәвам

XS
SM
MD
LG