Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илче: Кытай консуллыгы Казанда тиз араларда ачылачак


Кытайның Русиядәге илчесе Ли Хуэй Казанда тиздән Кытай консуллыгы ачылуы турында белдерде.

Консуллык быел ук эшли башларга мөмкин. Дипломат әйтүенчә, Казаннан тыш Кытай вәкиллекләре быел Владивостокта, ә бер елдан соң Сочи һәм Читада ачылычак.

Моңа җавап рәвешендә Русия Кытайның Харбин һәм Ухань шәһәрләрендә үз консуллыкларын ачып җибәрергә планлаштыра.

Бүген Кытайның Өремче шәһәреннән Казанга беренче чартер рейсы килде. Аны Казан һава аланы партнеры "Тәнҗин һава юллары" ширкәте ("Tianjin Airlines") башлап җибәрде.

Өремче-Казан-Өремче рейсы башлыча Кытай туристлары өчен махсус оештырылган. Алар Татарстан башкаласына атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе - 170 кеше сыйдырылышлы Airbus A320 очкычы белән киләчәк.

XS
SM
MD
LG