Accessibility links

.tatar доменын эре ширкәтләр дә куллана башлады


Дөнья татар яшьләре форумы утырышыннан күренеш
Дөнья татар яшьләре форумы утырышыннан күренеш

Яңа доменны алучылар саны бер меңнән артып киткән.

.tatar домены ачылуына ел ярым үткәннән соң анда теркәлгән меңнән артык кулланучылар арасында "Фейсбук", "Яндекс", "КамАЗ", "Сбербанк" кебек эре ширкәтләр дә бар. Бу турыда Дөнья татар яшьләре форумында Мәгълүмат технологияләре үзәге рәисе Алмаз Вәлиуллин белдерде.

Вәлиуллин форумдагы чыгышында татар яшьләренә домен турында җентекләбрәк сөйләде һәм аны үз төбәкләрендә активрак кулланырга чакырды.

Дөнья татар яшьләре форумы үз эшен кичә башлап җибәрде. Анда 30 илдән, Русиянең 60 төбәгеннән 900 делегат катнаша. "Азатлык" форумның эшчәнлеген җанлы рәвештә күзәтеп бара.

XS
SM
MD
LG