Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социологлар: Русиядә Путинны ошатучылар саны кими


Владимир Путин
Владимир Путин

Социологлар Путинга битарафлык арта баруын Русия Кырымны аннексияләгәннән соң барлыкка килгән рухи күтәрелешнең юкка чыгуы белән аңлата.

Соңгы беръярым ел эчендә Русия президенты Владимир Путинга симпатия белән караучылар саны илдә кимеде. Бу турыда “Левада үзәге” сораштыруына сылтама итеп РБК хәбәр итә.

Әлеге сораштыру нәтиҗәсендә билгеле булганча, хәзерге вакытта Путинны ошатучылар саны 29 процентка кадәр кимеде. 2015 елда андыйлар 37 процент иде.

"Левада үзәге" мөдире Лев Гудков Путинга битараф караучыларның арта баруын Русия Кырымны аннексияләгәннән соң барлыкка килгән рухи күтәрелешнең юкка чыгуы белән аңлата. Ул вакытты дәүләт мәгълүмат чаралары эшчәнлеге аркасында русиялеләрнең күп өлеше президент янында берләшә алды.

Хәзер исә һәр авторитар режимга хас булган кебек алгы планга президентка нейтраль караш чыга, диде Гудков.

Сораштыруда катнашучыларның 17 проценты Путинга битарафлык белдерделәр. Бу моңа хәтле үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән чагыштырганда иң түбән сан.

Путинның төп казанышы итеп респондентлар Русиянең дөньядагы дәрәҗәсе артуын, ә төп уңышсызлыгы итеп рәшвәтчелек һәм коррупцияне атады.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG