Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: "Русия хәрби очучысының үлемендә гаепләнүчеләр җәзаланачак"


Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Владимир Путин
Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Владимир Путин

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Владимир Путинны "дустым" дип атады һәм Су-24 очкычы пилотын үтерүдә шикләнүчеләр җәзасыз калмаячак, дип белдерде.

Русиягә эшлекле сәфәр алдыннан Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәдә Русия белән мөнәсәбәтләрнең яңа битен ачарга әзер булуы турында белдерде.

Эрдоган иң беренче Путин өчен принципиаль булган мәсьәләгә ачыклык кертте. Ул Русия очкычы пилотын үтерүчеләр җәзасыз калмаячак, дип әйтте. Әлеге вакытта очучыны үтерүдә шикләнүче Алпарслан Челик төрмәдә утыра, мәхкәмә эше дәвам итә.

Эрдоган шулай ук "Төркия агымы" газүткәргечен тормышка ашыру өчен кичекмәстән чаралар күрергә әзер булуын әйтте.

Шул ук вакытта Эрдоган Көнбатыш өлкәләренә тәнкыйть сүзләрен жәлләмәде. Аның фикеренче, әлеге илләр Төркиягә өстән карый һәм ил турында "төшенчәләрне бутап" сүз йөртә.

Путин белән Эрдоган иртәгә Петербургта очраша. Әлеге очрашу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуыннан соң беренче булачак.

XS
SM
MD
LG