Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан елгаларында төзелешне туктату таләбенә берничә сәгатьтә 100 кеше кул куйды


Петиция авторлары Казансу елгасында йөзләрчә балык һәм үрдәкләрнең үләтләре табылуына һәм аларның нигезде Идел һәм Казансу елгаларын күмү урыннарында табылуына игътибар итә.

Интернетта Казансу һәм Идел ярларын күмүгә каршы петиция бастырылды. Анда "елга үтерүчесе" дип Равил Җиһаншин телгә алына. Тирә-якны саклаучылар аның ширкәтен елгалардагы төзелешләрдән килгән табигый катламнарны яр буйларына өеп куюда гаепли.

Петиция интернетка куелганнан соң берничә сәгать үткәч, аны 100 кеше имзалады. Үтенечнең авторы Юлия Фәйзрахманова. Ул Җиһаншинның "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе белән инде берничә ел дәвамында көрәшә. Петиция авторлары Казансу елгасында йөзләрчә балык һәм үрдәкләрнең үләтләре табылуына һәм аларның нигезде Идел һәм Казансу елгаларын күмү урыннарында табылуына басым ясый.

"Елга ярларын ныгыту - ул ярны ныгыту дигән сүз. Ләкин җирне юдыртып өйгәч, аннан гына яр буйларын ныгыту турында сөйләү - ул яшерен җинаять. Казан әлеге хәлләр барлыкка килгән Русиядәге бердәнбер шәһәр. Бу оят кына түгел, хурлык кына түгел", - диелә елга яклаучылар мөрәҗәгатендә. Алар фикеренчә, елга ярларына өеп куелган табигый катламнар башта балыкларның аннан соң кошларның үлүенә китерә.

Петиция авторлары аны Русия президенты, Тикшеренү комитеты башлыгына, Генерель прокурорына җибәрергә тели.

XS
SM
MD
LG