Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре беренче Бөтенрусия корылтаена әзерләнә


Дөнья башкортлар Корылтае рәисе Әмир Ишемголов (уртада), профессор Фирдәвес Хисаметдинова, тарихчы Нурислам Калмантаев.
Дөнья башкортлар Корылтае рәисе Әмир Ишемголов (уртада), профессор Фирдәвес Хисаметдинова, тарихчы Нурислам Калмантаев.

Башкорт яшьләрен берләштерү чарасында 500 кешедән артык делегат катнашуы көтелә.

27 августта Сибай шәһәрендә башкорт яшьләренең Бөтенрусия корылтае узачак. Ил дәрәҗәсендәге мондый чара беренче тапкыр уздырыла, дип белдерә аны оештыручы Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты. Корылтайда ярты меңнән артык делегат катнашуы көтелә. Анда Бөтенрусия башкорт яшьләре корылтаен оештыру турында карар кабул ителәчәк. Бу турыда Бөтендөнья башкортлар Корылтае рәисе Әмир Ишемголов, профессор, Королтай әгъзасы Фирдәвес Хисаметдинова, тарихчы Нурислам Калмантаев "Башинформ"дагы матбугат конференциясендә сөйләде.

Сибайдагы корылтайда Башкортстанны шартлы рәвештә 7 төбәккә бүлү каралган. Беренчесе Урал аръягы, аның үзәге - Сибай шәһәре булачак. Икенче төбәк итеп Бәләбәй билгеләнгән. Нефтекама шәһәре дә бер зона мәркәзе булачак. Уфа, Стәрлетамак һәм Малаязда төбәк үзәкләре соңрак оештырылачак. Башкортстанны төбәкләргә бүлү яшьләр белән эшләүне җиңеләйтү өчен кирәк, ди оештыручылар.

Бөтенрусия башкорт яшьләре корылтаен оештыру эшләре кысаларында исә яңа оешманың низамнамәсен раслау, җитәкче һәм аның урынбасарларын сайлау; комиссия, шулай ук 35-40 җитәкче төркемнәр булдыру каралган. "Яңа берлек башкорт халкының йола һәм гореф-гадәтләрен тергезергә ярдәм итәчәк", - ди оештыручылар.

Чарада катнашучы яшьләр фикер алышудан соң Сибай һәм Баймак районы Темәс авылы буйлап экскурсиягә, музейга барачак һәм концерт карый алачак.

XS
SM
MD
LG