Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең полиция бүлеге янында чираттагы шартлау, үлүчеләр бар.


Төркиянең Җизрә шәһәрендәге шартлаудан соң
Төркиянең Җизрә шәһәрендәге шартлаудан соң

Һөҗүм Төркия Сүриядә башлап җибәргән хәрби операциясеннән соң ике көн үткәч оештырылды.

Төркиянең көньяк-көнчыгыштагы Җизрә шәһәрендә полиция бүлеге янында шартлау булды. Анда 11 кеше һәлак булды, 80гә якын яраланды, дип хәбәр итә Reuters агентлыгы.

Эченә бомба куелган машина полиция бүлегеннән 50 метр ераклыкта шартлап бинага зур зыян китергән. Әлеге һөҗүм Төркия Җәраблус шәһәрендә башлап җибәргән хәрби операциясеннән соң ике көн үткәч оештырылды. Премьер-министр Бинали Йылдырым әйтүенчә, Төркия гаскәрләре төбәктән радикаль исламчыларны гына түгел, көрд сугышчыларын да куып чыгарырга җыена.

Җизрәдә нигездә көрдләр яши. Былтыр анда Төркия полициясе һәм көрдләрнең Эшчеләр фиркасе вәкилләре арасында бәрелешләр булды. Көрдләр әйтүенчә, ул вакытта бәрелешләрдә гади кешеләр күп һәлак булды.

XS
SM
MD
LG