Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фергана.ru" агентлыгы Үзбәкстан президенты Кәримов вафат ди, Ташкент дәшми


Ислам Кәримов
Ислам Кәримов

"Фергана.ru" агентлыгы Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның ике көн элек башына кан саву нәтиҗәсендә 29 августта вафат булуын хәбәр итә. Рәсми чыганаклар бу хәбәрне әлегә расламый.

Шимбә иртәсендә Кәримов башына кан савып хастаханәгә эләккән иде. Бу хакта Instagram һәм Facebook битләрендә аның кызы Лола Кәримова-Тилляева хәбәр итте.

Кичә кич Кәримовның хастахәнәдә ятуы турында дәүләт телевидениесеннән дә хәбәр иттеләр. Президентның нинди чир белән авырганы әйтелмәде. Дүшәмбе Үзбәкстан хакимияте Кәримовка тулы медицина тикшерүе кирәк, дип белдерде.

Бәйсез Үзбәкстанның 25 еллык тарихында Кәримовның сәламәтлеге турында беренче тапкыр мәгълүмат бирелде.

Ислам Кәримов 1938 елның 30 гыйнварында Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туган. Ул 1990 елдан бирле Үзбәкстан президенты булып торды.

1 сентябрьдә Кәримов Үзбәкстан бәйсезлегенең 25 еллыгы уңаеннан оештырылучы тантаналы чараларда катнашырга тиеш иде.

Үзбәкстан хөкүмәте Кәримовның инде вафат булуы турында әлегә кадәр бернинди дә белдерү ясамады.

XS
SM
MD
LG