Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Җиңү паркында балыклар күпләп үлә, Чуйков күлен күсе баскан


Казанның Җиңү паркындагы күлдә балыклар күпләп үлә, Чуйков күлен күсе баскан
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Татарстанда парклар һәм скверлар елында казанлылар Чуйков урамындагы күлнең коточкыч пычрак хәлдә булуына зарлана. Халык яраткан бу күлне күрүче дә юк, суы яшел, пычрак, яр буен күселәр баскан. Аннан ерак түгел Җиңү паркындагы күлдә дә күпләп балыклар үлгән, тирә-якка авыр үлек исе таралган.

Казанның Яңа Савин районының “Чуйков” тукталышы янында урнашкан күлне куселәр баскан. Монда яшәүчеләрнең сүзләренчә, кимерүче җәнлекләр көндезләрен дә иркенләп йөри башлаганнар. Әлеге күлдә үрдәкләр дә яши, аларга дип куелган ризыкларны хәзер күселәр чыгып ашый икән.

Җирле халык Татарстанда парклар һәм скверлар елында халык яраткан күлнең коточкыч пычрак булуына ризасызлык белдерә. “Инде бу хакта яздылар да, телевизорга да төшереп киттеләр, аңа карап уңай үзгәреш булмады”, ди бу тирә яшәүче Ризәлә Галиева. Якында гына балалар мәйданчыгы да урнашкан, бу хәлне алар да күрә. Безгә бер кечкенә кыз күлдәге күренешләрне үзенчә сөйләп тә бирде.

“Балаларга күл янында уйнарга, үрдәкләр ашатырга шундый яхшы урын. Кайчандыр бер чистартып карадылар инде, тик чистартып бетермәделәр”, дип борчуын белдерде Ризәлә ханым кечкенә кыз сөйләгәннәрне кыскача аңлатып. Аңа башка ханымнар да кушылды.

Шушы ук районда урнашкан Җиңү паркындагы күлдә дә хәл күпләп балыклар үлгән. Яр буе балык үләксәләре белән тулган, тирә-якка авыр ис таралган.

“Элегрәк күлләрне чистарталар иде, хәзер юк. Нәрсә генә йөзми инде монда”, дип гаҗәпләнә ял итәргә, һава суларга килүчеләр. Бер яктан шәһәр хакимияте бу хәлгә битараф булса, кайберәүләр шәһәр кешеләренең дә ял иткәндә чүпләрне күлгә атуларын, үзләре артыннан җыеп китү культурасы булмавын әйтә.

XS
SM
MD
LG