Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге

Русиядә Дума сайлау: хәбәрләр тасмасы

  • Русиядә Бердәм сайлау көне тәмамланды. Экзит-пол нәтиҗәләренә күрә, Думага партия исемлекләренннән дүрт фирка вәкилләре үтә: "Бердәм Русия", ЛДПР, КПРФ һәм "Гадел Русия"
  • Татарстанда 17,6% бюллетень саналганан, сайлаучыларның 76,5%ы катнашкан, алда зур өстенлек белән "Бердәм Русия" (93,5%)
  • Күзәтүчеләр Кукмара, Чаллы, Менделеевскида хәрәмләшү һәм канун бозу очраклары турында хәбәр итә
  • Башкортстанда сайлаучыларның 53%ты катнашкан дип хәбәр ителә, анда да 70% чамасы тавыш белән алда "Бердәм Русия" (93,5%) бара

ВЦИОМ экзит-пол (сораштыру) нәтиҗәләрен игълан итте

ВЦИОМ мәгълүматларына күрә (экзит-пол нәтиҗәләре) Дәүләт Думасына 4 фирка уза. "Бердәм Русия" 44,5% тавыш җыя, ЛДПР — 15,3%, КПРФ — 14,9%, "Гадел Русия" — 8,1%. Калган фиркаләр 5%лы киртәне уза алмаган диелә.

Экзит-пол нәтиҗәләренә күрә, "Яблоко" 3,5% тавыш җыйган, "Русия комунистлары" —2,6%, "Родина" — 2,3%, «Пенсионерлар фиркасе» — 2%, "Үсеш фиркасе" — 1,8%, ПАРНАС — 1,2%.

Көтелмәгән хәбәр: "Казан Арена" стадионына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килмәячәк. Аның урынына премьер-министр Илдар Халиков һәм Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булачак. Азатлык иртүк үк, тавыш биргәндә Рөстәм Миңнехановның начар кәефтә булуын хәбәр иткән иде. Президентның матбугат хезмәте аның тамагы авырта дип әйткән.

Русиянең күпчелек төбәкләрендә тавыш бирү тәмамланган. Сайлау бүлекләре тавышлар санауга күчә. Казан вакыты белән кичке тугызда, Калининград өлкәсендә сайлау тәмамлану белән, беренче экзит-пол нәтиҗәләре игълан ителәчәк.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтулин сайлауга бәя биргәндә, "сайлауның гадел үтмәвен көткән идек" диде. Ул тавыш бирергә килүчеләрнең саны арттырылып күрсәтелә, шуңа комиссияләр бюллетеньнәр ыргытырга әзерләнәләр дип көтәбез, диде. "Кайбер сайлау бүлекләрендә камералар бөтенләй эшләми яки сайлау тартмаларын күрсәтми. 413 сайлау бүлегендә тавыш бирергә килүчеләр буенча күзәтүчеләр биргән сан һәм коммисия биргән рәсми мәгълүматлар арасында аерма якынча 100 кеше иде. "Голос" вәкиле шикаятеннән соң бүлектәге комиссия рәисе ялгышканын таныды, саннарны үзәгәртте", дип сөйләде Азатлыкка Зиннәтуллин.

Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

"ПАРНАС вәкилләрен 3 сайлау бүлегенә, гомумән, кертәделәр. 321 сайлау бүлегендә "Яблоко"дан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы булган Александр Ильин тавыш бирүгә кагылышлы бернинди документ күрсәтмәгәннәр, шикаятен кабул итмәгәннәр. 41 һәм башка сайлау урыннарында сайлауга ничә кеше килү турындагы саннарны яшерделәр. Сайлау көненнән соң булган видеоларны алып, һәр сайлау бүлегенә ничә кеше килгәнен санаячакбыз һәм рәсми саннар белән чагыштырачакбыз", диде Руслан Зиннәтуллин.

"Парнас" вәкиле Марсель Шәмсетдинов та тавыш бирүчеләр санына шикләнеп каравын белдерде. Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдә ул административ басымга зарланды, үзе сөйләшкән сайлаучылар, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, эшкә сайлауга бару турында гына түгел, "Бердәм Русия"гә куйган тамга белән бюллетень рәсемен дә җибәрергә кушалар дип сөйлиләр, диде. Бу сайлауларның канунилыгын Шәмсетдинов шик астына куя.

Кырымда Мәскәүнең "Милләт" телеканалы көне буе кырымтатарларны сайлауга чакырып торды

Хакимият карамагында булган "Милләт" кырымтатар телеканалы иртәдән башлап сайлауга багышланган телемарофон үткәрде. Студиядә хакимияттә, дәүләт оешмаларында эшләгән кырымтатар вәкилләре белән әңгәмәләр оештырылды. Студиягә килгәннәр арасында Кырым инженер-педагогия университеты ректоры Февзи Якубов, Олимпия чемпионы, көрәшче Рустем Казаков та булды.

Сайлауда катнашкан Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев тавыш биреп "Тормышыбызны тагын да яхшырту өчен сайлауда катнашырга кирәк. Сайлау киләчәгебез өчен, тыныч, башка халыклар белән тату яшәү өчен кирәк”, диде.

Шулай ук тавыш бирүчеләр арасында Кырым вице-премьеры, Думага депутатлыкка нәмзәт булган Руслан Бальбек, милләтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов, вице-спикер Ремзи Ильясов, Акмәчет шәһәр башлыгы урынбасары Тейфук Гафаров кебек дәүләт хәзмәтендә булганнар күренде. Вице-спикер Ремзи Ильясов кырымтатарларның 60 проценты сайлауга килер диде. Кырымтатар халкы ветеран җитәкчесе Мостафа Җәмилев исә кырымтатарларның 10 проценты гына сайлауда катнашыр дигән иде.

“Милләт” телеканалы эфир барышында кырымтатарларны сайлауга барырга кыстап торды. Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров исә аннексияләнгән Кырымда узган Русия сайлавын бойкот итәргә чакырган иде.

Русия күләмендә кичке алтыга халыкның 39,37%-ы тавыш бирде.

Мәскәүдә 19%тан артык кеше тавыш бирде, Петербург шәһәрендә — 16%тан күбрәк. Күп халык сайлауга Кемерово (78,96%), Төмән (74,3%) өлкәләрендә һәм Чечняда (72,16%) килгән.

Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә тавыш бирергә өлгерде.

Казанда полиция "Idel.Реалии" хәбәрчеләре Вадим Мещеряков һәм Регина Хисамованы, шулай ук ПАРНАС фиркасеннән намзәт булган Илья Новиковның вәкиле Дарья Кулакованы тоткарлаган.

Тоткарлау сәбәбе булып 315 санлы сайлау бүлегенең рәисе гаризасы тора. Анда ул журналистларның һәм Дарья Кулакованың "сайлау бүлегендә тәртипкә комачау итүләре, тавыш бирүчеләргә һөҗүм итүләре һәм тавыш бирү процессына киртә куюлары" турында әйтелгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG