Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сүрияне юк итәргә" дип белдергән Антон Носикны ике ел колония көтәргә мөмкин


Антон Носик
Антон Носик

Антон Носик гаепләүләрне кире кага, мин Сүрия турындагы постны Русиянең әлеге илдә хәрби чаралар башлавына теләктәшлек белдереп кенә яздым, ди.

Сүрия турындагы мәкаләсе өчен экстремизмда гаепләнүче блогер Антон Носикны прокуратура ике елга колониягә җибәрүне сорый. Бу хакта Мәскәүнең Пресна мәхкәмәсеннән Русиянең хокук һәм мәхкәмә мәгълүматы агентлыгы (РАПСИ) белдерә.

Антон Носикка җинаять эше 2015 елның ноябрендә ачылды. Ул Җанлы журналда “Сүрияне җир йөзеннән юк итәргә” дигән пост урнаштырган иде.

“Израиллы теләсә кем өчен Сүрия дошман булып тора, шуңа әлеге илгә карата авиаһөҗүмнәрне кайнар сәламлим”, дип язган Носик. Шулай ук ул Сүрияне наци Германия белән дә чагыштыра.

Блогерны нәфрәт уятуда һәм кешенең абруен төшерүдә гаеплиләр. Антон Носик гаепләүләрне кире кага, мин әлеге постны Русиянең Сүриядә хәрби чаралар башлавына теләктәшлек белдереп кенә яздым, ди.

XS
SM
MD
LG