Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирле "Яблоко" Татарстандагы сайлау нәтиҗәләрен танымауны таләп итәчәк


Руслан Зиннатуллин
Руслан Зиннатуллин

Татарстандагы сайлау көнендә һәм үгетләү вакытында күпсанлы хәрәмләшүләр, җитешсезлекләр булу сәбәпле, "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлеге исеменнән Русия Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять тапшырылачак.

Бу хакта 19 сентябрь көнне Русия Дәүләт Думасы сайлау нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстандагы "Яблоко" башлыгы Руслан Зиннәтуллин белдерде.

Аның әйтүенә караганда, әлеге шикаятьтә Татарстандагы сайлау нәтиҗәләрен танымау таләбе куелачак.

"Яблоко" фиркасе күзәтүчеләре һәм сайлау комиссияләренә кергән әгъзалар сайлау көнендә булган күпсанлы канун бозулар турында белдерә. Алар арасында бюльлетеннәрне ташлау омтылышлары, сайлау комиссияләрендәге оппозиция вәкилләрен кертмәү, тавышларны санаганда якын җибәрмәү, веб-камераларның дөрес куелмавы яки бөтенләү эшләмә кебек мисаллары китерелә.

Гомум алганда, "Яблоко" Русия үзәк сайлау комиссиясеннән тавыш бирү барышын төшергән видео язмаларын таләп итеп, чынлыкта булган һәм рәсми хисапларда күрсәтелгән саннар белән чагыштырырга җыена.

Шулай үк сайлау көнендә теркәлгән канун бозулар турында язылган дистәләрчә шикаятьләрнең каралуына бөтен көчен куймакчылар. Болар барысы да тупланып, Үзәк сайлау комиссиясенә җибәреләчәк һәм шуның нигезендә "Яблоко" Татарстандагы сайлау нәтиҗәләрен танымауга ирешмәкче.


XS
SM
MD
LG