Нью-Йоркта Халыкара мөнәсәбәтләр шурасында ясаган чыгышында АКШ вице-президенты Джо Байден Украина җитәкчелеге кул кушырып утырса, ким дигәндә биш ил Мәскәүгә карата кертелгән чикләүләрдән "чыгарга" мөмкин дип белдерде. Бу хакта Рейтерс яза.
Байден сүзләренә караганда, ул кризис башланганнан бирле һәр атна ике-өч сәгать дәвамында Киев белән реформалар уздырыгыз дип, сөйләшә. Шул ук вакытта ул Германия, Франция һәм Италияне санкцияләрне саклагыз, дип үгетләвен белдерә.
БМО гомум җыены кысаларында Байден Порошенко белән очрашып, АКШның Украинага бер миллиард долллар күләмендә кредит бирүе турында сөйләшкән иде.
Мәскәүгә карата санкцияләр АКШ һәм Европа берлеге тарафыннан Кырым аннексиясенннән соң 2014 елның җәендә кертелгән иде. Ул вакыттан бирле чикләүләр озайтылды һәм яңартылды. Күптән түгел генә АКШ та, Евопа берлеге дә тагын ярты елга санкцияләрне озайткан иде.
Бу юлы АКШның санкцияләр исемлегенә Татарстанның "Газпром Трансгаз Казан" һәм Башкортстанның “Газпром Трансгаз Уфа” ширкәтләре дә керде.