Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сүриядәге хәрби гамәлләре өчен Русиягә яңа чикләүләр кертергә мөмкин


Джош Эрнест
Джош Эрнест

Ак йорт сүзчесе Джош Эрнест билгеләп үткәнчә, чикләүләр күп мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле алым булуын күрсәткән.

АКШ Русиягә карата Сүриядәге хәрби гамәлләре өчен өстәмә чикләүләр кертергә мөмкин, дип белдерә Ак йорт сүзчесе Джош Эрнест. Ул Мәскәүне Хәлебтәге “канлы режим” һәм шәһәргә оештырылган һөҗүмнәргә теләктәшлек белдергәне өчен гаепли.

Эрнест билгеләп үткәнчә, санкцияләр күп мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле алым булуын күрсәткән. Аның сүзләренчә, АКШ шулай да башка сәяси партнерлары белән килешмичә чикләүләр кертмәячәк.

АКШ белән Русия Хәлебтә вакытлыча тынычлык урнаштыру турында килешү төзегәннәр иде. Ун көн узуга БМО һәм “Кызыл ярымай” һуманитар кәрванына оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды.

АКШ әлеге һөҗүмдә Русияне гаепләде. “Тынычлык режимы” урнаштыру килеп чыкмады.

XS
SM
MD
LG