Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ислам университетында 1 октябрьдә түләүсез татар теле курслары башлана 


Өч ай дәвамында курсларга йөрүчеләр татар телен генә өйрәнеп калмыйча, татар халкының тарихы һәм ислам нигезләре турында да мәгълумат алачак.

Русия ислам университетында 1 октябрьдән татар теленә өйрәтүче түләүсез курслар башлана.

Татар теле дәресләренә теләгән һәркем йөри ала, курсларга килергә теләүчеләрнең яше, җенесе яисә нинди ил ватандашы булуы мөһим түгел.

“Курсларны тәмамлаганнан соң сез татарча укый, яза һәм сөйләшә алырсыз, Коръәнне укый белерсез һәм татар милләтенең дине һәм килеп чыгышы турында мәгълуматлы булырсыз”, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Дәресләр атнага бер тапкыр, кичен уздырыла, һәм алар өч ай дәвам итәчәк. Теләгәннәргә курсларны тәмамлау турында таныклык та биреләчәк.

Русия ислам университеты “Без татарлар” дип аталган проект кысаларында инде берничә ел рәттән татар теленә өйрәтү курслары алып бара.

Курсларны Русия ислам университеты Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештыра.

КФУда да күптән түгел татар теле курслары башланып китте. Укырга теләүчеләр күп - 800ләп кеше теркәлгән. Бу узган елгы саннардан күбрәк. Ә менә 2013 елдагыдан азрак.

XS
SM
MD
LG