Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрьнең өч кызыклы кинопремьерасы


Киноханә шәлкемендә Азатлык октябрь аенда кинотеатрларда карап булачак иң кызыклы премьералар тупланмасын тәкъдим итә.

Ай башында ук "XX гасыр Fox" ширкәте үзенең иң нык рекламлаган фэнтези әкиятен прокатка чыгара. "Үзәнчелекле балалар өчен Мисс Перегрин йорты" дип аталган бу фильмны танылган режиссер Тим Бертон төшерде. Кинофильмда Ева Грин, Сэмюэл Джексон кебек оста актерлар да уйный.

Фильм Джейкоб исемле егетнең яшьлеген күрсәтә. Балачагында бабасы аңа гадәти булмаган, сәләтле балалар өчен ятимнәр йорты турында сөйләгән. Имеш, анда сүзсез аралаша алган игезәкләр, кулында ут тота алган һәм аягы җиргә тимәгән кыз һәм башка сәер балалар яшәгән. Бабасы үлгәннән соң Джейкоб серле утрауга юл тота һәм анда бу хикәяләрнең дөрес икәнен аңлый. Үзе дә гадәти булмаган баш каһарман игелек һәм явызлык көрәшенә кушыла.

Инде кайбер илләрдә күрсәтелә башлаган бу әкияткә кинотәнкыйтьчеләр яхшы бәя бирә. Рецензияләрдә исә гаилә белән карау өчен яхшы кино дип телгә алына. Шулай да ул, мөгаен, фэнтези жанрын сөючеләргә күбрәк кызык булыр.

Дэн Браунның яңа әсәре

"Да Винчи коды", "Фәрештәләр һәм иблисләр" әсәрләренең авторы Дэн Браун бу вакыйгаларның дәвамын язган. "Инферно" дип аталган әсәр экраннарга октябрь уртасында чыга. Бу юлы фильм дүрт илдә төшерелгән: АКШ, Япония, Төркия һәм Маҗарстанда. Төп рольдә – алыштыргысыз Том Хэнкс.

Профессор Роберт Лэнгдон хәтерен югалтып, итальян хастаханәсендә уяна. Җирле табиб ярдәмендә ул хәтерен кире кайтарырга тырыша һәм куркыныч вирус таратырга омтылган җинаятьчеләрне эзләп табуга керешә. Серле табышмак Inferno ("Җәһәннәм") дип аталган Данте комедиясе белән бәйле булып чыга.

Маҗаралар һәм серле табышмаклар яраткан кешеләр бу фильмны үз итәр. Ике сәгать буе динамик сюжет йокымсырап утырырга ирек бирмәс.

Доктор Стрэндж

Ай ахырында танылган хикәянең яңа варианты чыгачак. Бу юлы Доктор Стрэндж дөньясын тамашачы Скотт Дерриксон күзлегеннән караячак. Төп рольдә - британ киносының йолдызы Бенедикт Камбербэтч.

Эшен уңышлы алып баручы нейрохирург Стрэндж машина һәлакәтенә эләккәннән соң яраткан һөнәреннән читләшергә мәҗбүр була. Дәвалану максатыннан сәяхәткә чыгып китә. Көтмәгәндә, вакыт һәм киңлек трансформациясенә өйрәнеп, ул Җир шарын яклау эшенә керешә.

Сүз уңаеннан, бу фильмны күрергә атлыгып торучылар бик күп. Әйтик, Русиянең "Кинопоиск" сайтындагы мәгълүматларга караганда, 96% кулланучы аны тизрәк карарга тели.

XS
SM
MD
LG