Accessibility links

Блогер Антон Носик 500 мең сум штрафка хөкем ителде


Антон Носик
Антон Носик

Дүшәмбе мәхкәмәдә соңгы сүз әйткәндә Носик әлеге хәлне абсурд дип атады. Русия гаскәрләре Хәлебкә һөҗүм итә, ә мине шул гамәлләргә теләктәшлек күрсәткән өчен хөкем итәләр ди ул.

Мәскәү мәхкәмәсе блогер Антон Носикны “нәфрәт уятуда һәм кешенең абруен төшерүдә” гаепле дип тапты һәм 500 мең сум күләмендә штрафка тарттырды. Прокуратура Сүрия турындагы мәкаләсе өчен экстремизмда гаепләнүче Носикка шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Антон Носикка җинаять эше 2015 елның ноябрендә ачылды. Ул LiveJournal'да “Сүрияне җир йөзеннән юк итәргә” дигән язма урнаштырган иде.

“Израилле теләсә кем өчен Сүрия дошман булып тора, шуңа күрә әлеге илгә карата һава һөҗүмнәрен ныклап хуплыйм”, дип язган Носик. Шулай ук ул Сүрияне наци Германиясе белән дә чагыштыра.

Баштарак прокуратура блогерны ике елга колониягә җибәрүне сораган иде.

Дүшәмбе мәхкәмәдә соңгы сүз әйткәндә Носик әлеге хәлне абсурд дип атады. Русия гаскәрләре Хәлебкә һөҗүм итә, ә мине шул гамәлләргә теләктәшлек күрсәткән өчен хөкем итәләр ди ул. Шулай ук Носик Төмән блогеры Алексей Кунгуровның да шул ук маддә нигезендә хөкем ителүенә гаҗәпләнә. Кунгуров Русиянең Сүриядәге гамәлләрен тәнкыйтькә тоткан.

XS
SM
MD
LG