Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Анна Политковская үтерелүгә ун ел тулды


Үтерүне тикшерү тәмамланмаган, журналистны үтерергә кушкан кешенең исеме әле дә билгесез.

Президент Владимир Путинның Төньяк Кавказ сәясәтен тәнкыйтьләп язган "Новая газета" журналисты Анна Политковская үлеменә 7 октябрьдә ун ел тулды. Һөҗүмне оештыручы һәм башкаручыларның хөкем ителүенә карамастан, үтерүне тикшерү тәмамланмаган. Журналистны үтерергә кушкан кешенең исеме әле дә билгесез.

“Новая газета” үтерергә кушкан кешене табуны таләп итеп, “Үтерү җинаяте ачылды дип әйтә күрмәгез” дигән видеомөрәҗәгать урнаштырды.

АКШ дәүләт департаменты Русия җитәкчелеген Анна Политковскаяны үтерүне оештыручыларны табарга чакырды. Политковскаяны һәм башка журналистларны үтерүләр һаман ачылмаган, бу Русиядә сүз иреген һәм кеше хокукларына хөрмәтне какшата диелә дәүләт департаменты белдерүендә.

Amnesty International оешмасының Русиядәге вәкиллеге җитәкчесе Сергей Никитин, әгәр дәүләт журналистларны яклый алмый икән, гади кешеләргә урамнарга чыгып, сүз иреген яулап алырга кирәк дип саный.

Төмәндә бүген Анна Политковскаяны искә алып, журналист Борис Конаков ялгыз пикет уздырган. Ул авызын ябыштырып, кулларын бәйләп “Дәшмәү – килешү билгесе түгел” дигән плакат белән үзәк мәйданга чыккан дип хәбәр итә җирле портал. Теләсә нинди үтерү – фаҗига, ә журналистны үтерү – ул өстәвенә сүз иреген таптау да, дип белдергән Конаков.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә үз өе янында атып үтерелде. Үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Лом-Али Гайтукаев гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Үтерүне оештыруда катнашкан дип танылган Сергей Хаҗикорбанов 20 елга, Җәбраил Мәхмүдәв – 14, ә аның абыйсы Ибраһим 12 елга иректән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG