Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда чиркәү "яндыручылар" тагын ярты елга сак астында кала


Татарстан прокуратурасы
Татарстан прокуратурасы

Татарстанда чиркәүләр яндыру һәм Нижнекамскнефтехимга кулдан ясалган реактив ракеталар очыруда гаепләнүче тугыз кеше мәхкәмә карары белән тагын алты айга сак астында калдырыла.

Идел буе хәрби мәхкәмәсе “Чистай җәмәгате” эшендә гаепләнүче тугыз кешене тагын ярты елга сак астында калдыру турында карар чыгарды, диелә Татарстан прокуратурасының рәсми сайтында.

Җинаять эшен караячак беренче утырыш 10 октябрьгә билгеләнгән.

“Чистай җәмәгате” төркеме әгъзалары террорчылык берлеге оештыруда, анда катнашуда, терро һөҗүмнәре ясауда һәм аларга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.

Билгеле булганча, Чистай мөселманнарына карата Түбән Камада кулланылган газаплаулар күпләрне тетрәндергән иде. Үз гаебен танысын өчен 33 яшьлек Алмаз Галиевның җенси әгъзасы киселүе турында мәгълүм булгач, хокук саклау оешмаларында ул аны үзе эшләгән дип акландылар. 29 яшьлек Рафаил Зариповның әтисе Ракыйп Зарипов Азатлыкка улының хәлсез рәвештә идәндә ятканын сөйләгән иде.

“Адвокат күргәндә ул хәрәкәтләнә алмаган, үз көче белән ятакка ята алмаган. Тәне гематомалар белән капланган, умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килгән, сидек куыгы шартлаган”, диде ул.

Татарстанда чиркәүләр яндыру нигезендә ачылган җинаять эше белән бәйле ике мөселманга карата мәхкәмә утырышлары 2014 елда узган иде. Мөселманның берсе – Илнур Садтаровны ике елга, Рушан Хөснетдиновны өч елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды.

XS
SM
MD
LG