Сүриядә хакимиятләрнең химик корал куллануның тагын бер очрагы ачыкланган. 2015 елның мартында Сүрия хөкүмәте гаскәрләре боралаклары Кменас һәм Идлибта хлорлы газ тутырылган бомбалар ташлаган. 21 октябрь БМО Иминлек шурасында тәкъдим ителгән хисапта әнә шул хакта әйтелә. Хисапны Химик корал куллануны тыю оешмасы әзерләгән.
Документта Сүриядә бу операциянең булганлыгына дәлилләр бар диелә. Боралаклар бик биектән шартлаткычлы контейнерлар ташлаган. Алар җиргә төшеп бәрелгәч сәламәтлеккә зыян салучы матдә таралган һәм халыкны агулаган.
Элгәре Сүриядә химик корал куллану очракларын тикшерү өчен булдырылган БМО комиссиясе вәкилләре Димәшкне һәм җиһадчыларны 2014 һәм 2015 елгы сугышлар вакытында хлорлы газ һәм иприт куллануда гаепләгән иде. Химик корал куллануны тыю оешмасы мәгълүматларына күрә, әлеге химик коралны кулланып Сүриянең төньягындагы авылларда 350дән алып 500гә якын кешегә зыян килә, кимендә 13 кеше һәлак була.