Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: “Һуманитар тәнәфес”тән соң Сүриядә Хәлебне бомбалыйлар


Күп тапкыр бомбалаулар кичергән Хәлеб шәһәре
Күп тапкыр бомбалаулар кичергән Хәлеб шәһәре

22 октябрь көндез Хәлебне бомбалау башланган, кич көчәйгән дип хәбәр итә Reuters агентлыгы.

Сүрия кеше хокукларын күзәтү үзәге (ул Британиягә урнашкан) Мәскәү һәм Сүрия хөкүмәтен яңадан Хәлебне бомбалый башлауда гаепләде. Үзәк белдерүенчә, бу шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешен утка тотканнар.

22 октябрь көндез бомбалау башланган, кич көчәйгән дип хәбәр итә Reuters агентлыгы. Сүриянең кораллы оппозициясе вәкиле әлеге хәбәр агентлыгы корреспондентына "һуманитар тәнәфес"ның "вазгыятьне җиңеләйтмәве" турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, махсус булдырылган юлдан беркем дә чыкмаган. Чыгарга теләүчеләр ут астына эләккән һәм кире борылырга мәҗбүр булган.

Сүриянең дәүләт SANA агентлыгы 21 октябрьдә Хәлебнең көнчыгыш өлешендә берәү дә әлеге юлдан чыга алмаган, чөнки аларга тыныч халыкны "тере калкан" итеп кулланган сугышчылар каршы төшкән дип хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе Хәлеб һәм аның тирәсендә "һуманиатр тәнәфес" игълан ителде. Русиянең хәрби җитәкчелеге бомбалауны вакытлыча туктатып тору гади халыкка шәһәрдән китәргә, яралыларны чыгарырга мөмкинлек бирәчәк дип белдергән иде.

"Һуманитар тәнәфес" алдыннан Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Бәшәр Асад режимы Русия теләктәшлегендә шәһәрнең бөтенләй бушап калуын тели һәм аны тулысынча үз контроле астына алмакчы дип белдерде. Хокук якалучылар Берләшкән милләтләр оешмасын Хәлеб халкын юк итүне туктатуда кулдан килгәннең барысын да эшләргә чакырды.

Русияне Сүриянең кешеләр күпләп яши торган төбәкләренә һава һөҗүмнәре оештыруда күп тапкыр гаепләделәр. Кремль исә һөҗүмнәр Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" төркеменә генә юнәлтелгән дип белдереп килә.

XS
SM
MD
LG