Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучыларны БДИ узарга мәҗбүр итү: Уңай һәм тискәре яклары нинди?


Эльза Нәбиуллина
Эльза Нәбиуллина

Татарстан укытучылары республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының мөгаллимнәрне БДИ тапшырырга мәҗбүр итүенә каршы чыкты. Хәзерге вакытта петициягә имза җыю бара. Укытучылар үзләрен БДИ тапшырырга мәҗбүр итүне хокук бозу дип бәяли. Түрәләр аларны ишетмәмешкә салыша.

Икенче ел рәттән Татарстан укытучылары мәҗбүри рәвештә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Мәгариф өлкәсендәге даими экспериментларга, яңалыкларга, үзгәрешләргә укытучылар күнегеп тә бетте шикелле. Әмма бу чара күпчелек мөгаллимнәрне “дошманга” каршы берләштерде – интернет челтәрендә укытучыларның БДИ тапшыруларына каршы петиция 2,5 меңгә якын тавыш җыйды.

Укытучылар да БДИны үз җилкәсендә татып карасын!

Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен оештырылачак БДИның максатларын, сәбәпләрен дә аңлатырга тырышты кебек. Моңа карап укытучылар арасында ризасызлык, каршылыклар тынмады. Беришеләре моны укытучыны кимсетү дип кабул итте. Ата-аналар да үз чиратында: “Балалар ел да яза, укытучылар да БДИның ни икәнен үз җилкәләрендә татып карасын әле!” дигән фикерләр ычкындыра. Әйтерсең, балаларга имтихан тапшырту укытучының теләгенә бәйле!

Кискен фикер белдерүчеләр дә бар: “Бу – укытучыларны тагын бер кат мыскыллау. Тагын бер кат укытучыларны кимсетү өчен оештырылган чара”. Билгеле, дәлилсез мондый фикерләр еш кына үзеңнең көчеңә ышанмаудан килеп туа. Аның каравы, битараф калучылар да бар бит, алары – күбрәк сәләтле балалар белән эшләп, яхшы күрсәткечләргә ирешкән мөгаллимнәр. Андыйлар еш кына: “Бу көн минем өчен бушка уздырылган булачак, чөнки әлеге вакытка укучыларым белән олимпиадага әзерлек курслары билгеләнгән иде", дип әйтә.

Бу – укытучы өчен өстәмә стресс

Укытучыларның күбесе үзләренең белемнәренә ышанып карый кебек, имтиханны яхшы күрсәткечләр белән тапшырачакларына да инана. Тик күңелләрендә туган ризасызлык әлеге чараның формасы, тәртибе, укытучыларга карата булган шикле мөнәсәбәте белән бәйле. Нигә без БДИны ел да, ә кайвакыт елына берничә тапкыр тапшырабыз? Аңларга кирәк: бу укытучы өчен өстәмә стресс кына. Югыйсә, булган белемнәр кыска вакыт эчендә генә әлләни үзгәрми дә. Бәлки тестны узган ел күрсәткечләре түбән булганнарга яки мәктәпкә яңа килгән укытучыларга гына яздырыргадыр?

Бер таныш укытучым белән язышабыз. Ул: “Мин 9 еллык мәктәптә математика укытам. БДИ белән соңгы тапкыр 2006 елда, үзем 11 сыйныфта укыганда очраштым. 9нчы сыйныфтан соң тапшырыла торган ОГЭ (ТДИ – төп дәүләт имтиханы) белән БДИ – ике төрле нәрсә. Мәсәлән, стереометрия кебек бүлекләрне укытмагач, онытыла бит ул. Кайбер районнарда 9 еллык мәктәпләрдә укытучылар тапшырмый дип ишеттек”, ди. Ә мондый очракларда укытучы нишләргә тиеш?

Мәктәптә эшләргә түбән белемле укытучылар кабул ителә

Яшерен-батырын түгел, укытучылар арасында белемнәре түбән булганнары бар, аларның күпчелекне тәшкил итмәвенә ышанасы килә. Китап укуны сөймәгән әдәбият укытучыларын, инглизчә җөмлә төзеп әйтә алмаган инглиз теле укытучыларын, математик булып та укытучы җитмәгәннән тарих укытып йөрүчеләрне үземә дә очратырга туры килде. Үз балаларыбызга укытучы сайлаганда, яхшы белгечкә эләгүләрен теләп торабыз бит! Шуңа күрә мөгаллимнәрнең белемнәрен тикшерү комачау итми. Тик БДИ гына һөнәри әзерлек дәрәҗәсен ачыклап бетерә алырмы?

Мәктәптә эшләргә түбән белемле укытучылар кабул ителә. Хәзер төрле тикшерүләр ярдәмендә укытучылар кыскартуларга дучар була. Мондый кешеләр мәктәпкә, гомумән, ничек килеп эләккәннәр соң? Бу инде системның дөрес эшләмәве хакында сөйли.

Түрәләр вәгъдә итте, әмма сүзендә тормады

"Белем бирү сыйфатын бәяләү максатыннан уздырыла торган тест БДИ материалларына нигезләнәчәк. Министрлык тарафыннан тест нәтиҗәләре тикшерелмәячәк, аларны бары тик Мәгарифне үстерү институтына юнәлтәчәкләр. Шул рәвешле биредә укытучыларның квалификациясен арттыру курсларынының темаларын, юнәлешләрен билгелиләр. Шул ук нәтиҗәләрне муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәсенә дә тапшыралар, урта һәм түбән күрсәткечле мөгаллимнәр белән методик утырышлар, курслар оештырылачак дип көтелә. Моны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы ышандыра. Ягъни шар ярып укытучыларның белемнәре турында урамга чыгарып селкү булмаячак дип кат-кат аңлатылды.

Әмма узган елгы нәтиҗәләр нигезендә бернинди курслар да, белемне арттыру чаралары уздырылмады. Вәгъдә иттеләр, әмма сүзләрендә тормадылар. Ә кайбер районнарда укытучыларны белем ягыннан төркемнәргә бүлеп караулар булды, кайберәүләрен уртача күрсәткечләре өчен шелтәләгәннәр дә...

Билгеле, үз фәнеңне яхшы белү – һәр укытучының бурычы. Димәк БДИны тапшыруга да ул җиңел генә карарга тиеш. Әмма министрлык БДИ ярдәмендә укытучыларның белем тикшереп максатларына ирешә алмаячак. Имтихан бирдертеп кенә укытучының белемен дә, аның оста педагог булуын да ачыклап булмаячак. Бу бушны бушка аудару гына булып күренә.

Эльза Нәбиуллина, укытучы, Казан

XS
SM
MD
LG