Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия яманаты дөньяга таралганнан соң, Медведев ВИЧка каршы дәүләт стратегиясен раслады


Русиядә ВИЧлы 824 706 кеше рәсми теркәлгән. Теркәлмәгәннәр белән бергә авырулар саны 1 млнга җитә
Русиядә ВИЧлы 824 706 кеше рәсми теркәлгән. Теркәлмәгәннәр белән бергә авырулар саны 1 млнга җитә

Быел җәй БМО Русияне дөнья ВИЧ эпидемиясе үзәге дип атаганнан соң, илдә ВИЧ-инфекциясе таралуга каршы дәүләт стратегиясе расланды.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 2020 елга кадәр Русиядә ВИЧ-инфекция таралуга каршы дәүләт стратегиясен раслау турында карар имзалады. Әлеге документ Русия хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

“Стратегиядә Русиядә ВИЧ-инфекция таралуга каршы торуның максатлары, мәсьәләләре һәм төп юнәлешләре билгеләнгән”, диелә сайтта.

Стратегия ВИЧ-инфекцияле кешеләрне ачыклау, антиретровирус терапиясе алучыларны арттыру, өзлегү һәм үлемнәрне киметү мөмкинлеге бирәчәк диелә. Проект шулай ук 18-49 яшьлекләр арасында ВИЧ-инфекция турында күбрәк мәгълүмат тарату, наркотиклар кулланучылар арасында кисәтү чаралары күрү турындагы програмнарны да үз эченә ала.

Стратегия белешмәсендәге саннарга караганда, Русиядә ВИЧ-инфекция эләктерүчеләр саны ел саен 10 процентка арта. 1985-2015 елларда илдә 824 706 ВИЧлы кеше теркәлгән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, авыручылар саны бер миллионга җитә.

Быел җәй БМО Русияне дөнья ВИЧ эпидемиясе үзәге дип атады.

“Путинның моңа кадәр ВИЧ турында уйлаганы да булмагандыр. Гомумән, моны җитди проблемга санамагандыр. Ә менә хәзер Русиядә ВИЧ халыкара темага әйләнгәч, белде. Хәтта ниндидер әмерләр дә бирде,” ди СПИД.ЦЕНТР оешмасы җитәкчесе Антон Красовский. “Русиядә миллионга якын ВИЧлы кеше яши. Алар картая, бала таба, аякларын сындыра, башка авырулар эләктерә. Ә аларның тешләрен дәваламыйлар, сукыр эчәкләре ялкынсынса да, хастаханәгә салмыйлар,” дип проблемнарны күрсәтә Красовский.

Аның сүзләренчә, Русиядә нәрсәне дә булса җиңүгә, әйтик, юлсызлыкны, агрессивлыкны, ВИЧны, бары тик урысның депрессивлыгын җиңеп кенә ирешеп булачак. Илдә беркемнең дә эшлисе килми, чөнки беркемнең дә өмете калмады, ди СПИД.ЦЕНТР җитәкчесе. Аныңча, өметсезлекне кешеләр наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләр белән басарга тырыша.

Антон Красовский белдерүенчә, Русиядә ярлылар гына түгел, байлар да ВИЧтан кешечә дәвалау ала алмый.

XS
SM
MD
LG