Accessibility links

Сүриядә һава һөҗүме нәтиҗәсендә 26 кеше һәлак булган, күбесе балалар


Һава һөҗүменә тотылган мәктәп
Һава һөҗүменә тотылган мәктәп

Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Хас бистәсендә мәктәп утка тотылган. Сүрия йә булмаса Русия хәрбиләре һөҗүме булырга тиеш дип шикләнелә.

Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Хас бистәсенә Сүрия яки Русия оештырган һава һөҗүме нәтиҗәсендә 26 кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар.

Коткаручылар хәбәренчә, халык яши торган район һәм андагы мәктәп утка тотылган. Сүрия дәүләт телевидениесе Сүрия һава көчләренең Хастагы сугышчыларга һөҗүм итүе турында белдерде. БМОның ЮНИСЕФ балалар фонды башлыгы Энтони Лейк әгәр һөҗүм алдан уйланылып оештырылган булса, бу хәрби җинаятькә саналачак, дип белдерә.

"Бу коточкыч, безнең моңа катышыбыз юктыр дип ышанам. Миңа "юк" дип әйтү җайлырак, ләкин мин җаваплы кеше. Мин Русиянең саклану министрлыгы реакциясен көтәм", дигән БМОда Русиянең даими вәкиле Виталий Чуркин.

Хас Идлиб төбәгендә урнашкан һәм оппозиция камавы астында. Әлеге җирлектә уртачыл оппозиция төркемнәре дә, радикал төркемнәр дә бар. Һөҗүмнән соң төшерелгән фотоларда җимерек мәктәп бинасы, парталар, урындыклар күренә.

Төрле мәгълүматларга караганда, һәлак булган укучылар саны 15-20 тирәсе.

XS
SM
MD
LG