Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе Хәлебтә хакимият гаскәрләренә һөҗүм башлады


Сугышчылар шәһәрнең көнчыгышында президент Бәшәр Асад гаскәрләре камалышын өзмәкче.

Сүриядә кораллы оппозиция чолганыштагы Хәлеб шәһәрендә хакимият гаскәрләренә һөҗүм башлавы турында игълан итте. Сугышчылар шәһәрнең көнчыгышында Бәшәр Асад гаскәрләре камалышын өзмәкче. Бу хакта Сүриянең кеше хокукларын күзәтү үзәге хәбәр итә.

Үзәк мәгълүматына караганда, хакимият гаскәре контроле астында булган Хәлеб һава аланына сугышчылар йөзләгән ракета җибәргән. Атышларда тыныч халыктан ким дигәндә 15 кеше һәлак булган, 100дән артык кеше яраланган. Associated Press хәбәр итүенчә, һөҗүмдә барлык оппозиция төркемнәре дә катнаша.

Хәлеб шәһәренең бер өлешен Сүрия президенты Бәшәр Асад гаскәрләре, икенче өлешен оппозиция төркемнәре контрольдә тота. Хакимият гаскәрләре сугышчылар камап алган районнарга Русия һава көчләре ярдәмендә һөҗүмнәр ясый. 20 октябрьдә Русия “һуманитар тәнәфес” игълан иткән иде. Бу вакытта Мәскәү һәм Сүрия утка тотуны туктатып торырга килеште. 23 октябрьдә хокук яклаучылар һава һөҗүмнәре янәдән башланды дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG