Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия БМОның Кеше хокуклары шурасына сайланмады


Михаил Федотов
Михаил Федотов

Русия президенты каршында кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотов БМО шурасыннан чыгуга үкенеч белдерде.

Русия БМО Кеше хокуклары шурасына икенче мөддәткә сайланмады. Элгәре хокук яклау оешмалары Русияне шурадан чыгаруны сораган иде.

28 ноябрь, җомга үткән сайлауда шураның яңа әгъзаларын сайлаганда Хорватия һәм Маҗарстанга (Венгрия) Русия оттырды. БМОда 193 әгъза ил арасыннан Маҗарстан 144, Хорватия 114, ә Русия 112 тавыш җыйды. Русиянең әлеге шурада мөддәте 2016 ел ахырында чыга. Һәр ил шурага рәттән ике тапкыр гына сайлана ала.

Русия президенты каршында кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотов БМО шурасыннан чыгуга үкенеч белдерде. Аның сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре Русиядә кеше хокукларының хәле белән бәйләнмәгән, ә халыкара мөнәсәбәтләрдән тора.

XS
SM
MD
LG