Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда ун кеше үтергән Күлекбаев үлем җәзасына хөкем ителгән


Рәшәткә артында Руслан Күлекбаев
Рәшәткә артында Руслан Күлекбаев

Илдә 2003 елдан бирле үлем җәзасына мораторий гамәлгә кертелсә дә, мәхкәмә мондый җәзаны билгели ала. Аны үтәүне мораторий гамәлдән чыгарлыган очракта гамәлгә ашыру мөмкин булачак.

Казакъстанның Алматы шәһәре мәхкәмәсе июль аенда полиция бүлегенә һөҗүм итеп, 10 кешене үтерүдә гаепләнгән Руслан Кулекбаевны үлем җәзасына хөкем итте. Бу хакта Азатлык радиосының Казакъстан бүлеге хәбәр итә.

Күлекбаев 18 июльдә полиция бүлеге һәм иминлек шурасы бинасына һөҗүм иткәннән соң тоткарланды. Ул үз гаебен таныган һәм башкарган гамәле өчен үкенүен белдермәгән.

Казакъстан җитәкчелеге ул вакытта булган вакыйганы теракт дип атаган иде.

Казакъстанда 2003 елдан бирле үлем җәзасына мораторий гамәлгә кертелгән. Шул ук вакытта мәхкәмәләр үлем җәзасы билгели алалар, ә аны үтәүне соңрак, мораторий гамәлдән чыгарылган очракта, бер ел узганнан соң башкарырга мөмкин булачак.

XS
SM
MD
LG